Чистай районы эшкуарлары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

       Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром Чистай муниципаль районы бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре белән онлайн-очрашуда катнашты.

     Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынган мондый очрашулар традициягә әйләнде. Алар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев җитәкчелегендә үткәрелә.

      Александр Штром бизнесменнарның агросәнәгать комплексында сәнәгать гигантлары һәм хуҗалык итүнең кече формалары предприятиеләре өчен электр энергиясенә тарифлар турындагы сорауларына җавап бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International