Тарифлар формалаштырганда туа торган бәхәсләр: Казан шәһәрендә семинар узачак

2020 елның 28 феврале, җомга

2020 елның 4-5 март көннәрендә Казан шәһәрендә "Җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү тарифларын формалаштырганда туа торган бәхәсләр. Концессия килешүен төзү һәм үтәү" темасына семинар-киңәшмә узачак. Семинарны оештыручы – "Татарстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе. 

        Семинарны үткәрү максаты – 2020 елда норматив-хокукый җайга салудагы үзгәрешләрне исәпкә алып, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифларын җайга салуның актуаль мәсьәләләрен карау.

      Семинар спикеры булып РФ Федерация Советының энергетика, энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча эшче төркем каршындагы Фәнни-эксперт советы әгъзасы, ТКХ предприятиеләренең тариф хасил итү һәм килешү мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча консультанты, эксперт, ТКХ предприятиеләре белән идарә итү буенча курслар һәм семинарлар авторы һәм укытучы – Минофьева Галина Алексеевна (Мәскәү шәһәре) чыгыш ясый.

      Уку тәмамлангач, семинарда катнашучы сертификаты бирелә.

      Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 22 йорт, 106 нчы аудитория.

      Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, +7- 960-043-43-44, 272-65-60, 253-75-49.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International