Дәүләт комитеты хезмәткәрләренә хөкүмәт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2019 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында" коллегия утырышында дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

      Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Оксана Давыдовага Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.

       Дәүләтнең тариф сәясәтен уздыруга зур өлеш кертүе, намуслы хезмәте һәм югары профессиональлеге өчен Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисовага һәм Дәүләт комитетының эшләр идарәчесе Ольга Шәрәфетдиновага Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтеннән Рәхмәт белдерелде.

      Иң яхшы тариф эше өчен республиканың ике предприятиесе Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде: "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ, "Су үткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы" АҖ. 

    2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Иң яхшы хезмәткәре дип сәнәгать булмаган өлкә тарифларын җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары Ирина Козина танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International