Татарстан Премьер-министры А. Песошин: Дәүләт комитеты коллективына эшчәнлекнең җайга салынулы юнәлешләре буенча күрелә торган чаралар өчен рәхмәт белдерәм

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

     22 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2019 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында" темасына коллегия утырышы булды.

     Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин, Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары А.В. Доценко, "Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Мәгълүмат-техника үзәге" ФБУ директоры Федор Цариковский, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар башлыклары һәм җайга салынулы оешмалар җитәкчеләре катнашты.

    2019 елда тарифлар буенча ведомство эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев чыгыш ясады.

    "2019 елгы эшкә йомгак ясап, шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең алда куелган барлык төп бурычлар да үтәлде, алар: Татарстан Республикасы территориясендә бердәм тариф сәясәтен тәэмин итү; законнарда Татарстан Республикасының җайга салу өлкәсенә кертелгән товарларга (хезмәт күрсәтүләргә, эшләргә) бәяләрне (тарифларны, өстәмәләрне һ.б.) дәүләти җайга салу; санлы технологияләр кертү юлы белән тарифларны җайга салуның нәтиҗәлелеген арттыру", – диде Александр Груничев.

   Тарифларны җайга салуның заманча алымнары турында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары А.В. Доценко сөйләде.  Үзенең чыгышында Алексей Доценко Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының югары дәрәҗәдәге эшен билгеләп үтте, шулай ук чарада катнашучыларга монополиягә каршы ведомствоның электр энергетикасы тармагын цифрлаштыруга бәйле монополиягә каршы һәм тарифларны җайга салуны камилләштерүгә булган карашы турында да әйтеп узды.

"Электр энергетикасы, иң технологик тармакларның берсе буларак, цифрлаштыру юлына беренчеләрдән булып "чыкты", – дип ассызыклады Алексей Доценко. – Цифрлы подстанцияләргә күчү, "предприятиеләрнең цифрлы игезәген" булдыру – бу безнең хәзергесе. Шуңа күрә дә беренче чираттагы бурыч, цифрлы дөнья чынбарлыгын исәпкә алып, монополиягә каршы һәм тариф сәясәтен камилләштерүдән гыйбарәт".

 Ведомство вәкиле якын киләчәктә монополиягә каршы һәм тарифларны җайга салу өлкәсен дә цифрлы киләчәк көтүе турында сөйләде. Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан электр энергетикасында тариф карарларын кабул иткәндә контрольне автоматлаштыру буенча әзерләнгән чаралар комплексы: "федераль тариф светофоры", интерактив бәяләр һәм тарифлар картасы, цифрлы рәвештә җыелма фараз балансын формалаштыруны автоматлаштыру, шулай ук су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә эталон чыгымнар методын кертү турында сүз бара.

       Коллегиягә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт комитеты өчен берничә бурыч билгеләде. 

     "Дәүләт комитетыннан, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә, югары һәм түбән көчәнеш арасында электр энергиясен тапшыру тарифларындагы аерманы мөмкин кадәр киметү буенча уртак тәкъдимнәр кертүегез турында сорыйм", – диде Алексей Песошин.

 "Кулланучы төркемнәренең барысы да хакимият органнарыннан ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның тарифлар дәрәҗәсен киметү буенча нәтиҗәле чаралар көтә, – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры, – шул ук вакытта без республиканың төрле муниципаль районнарында аерым тарифлар буенча сизелерлек аерма булуын күзәтәбез.  Мисал өчен, эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга булган тарифларда.  ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына бу өлкәдә килеп туган вәзгыятьнең сәбәпләрен кабат анализларга һәм Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә тиешле тәкъдимнәр тапшырырга кирәк".

    Алексей Песошин Дәүләт комитеты коллективына эшчәнлекнең кураторлык ителә торган юнәлешләре буенча күрелә торган чаралар өчен рәхмәт белдерде. Ул агымдагы һәм алдагы елларда товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең җайга салынулы төрләрен тәэмин итүчеләр һәм кулланучыларның икътисадый мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү буенча системалы эшне дәвам иттерүгә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International