Мич ягып җылытыла торган йортка утын китерү базарын легальләштерергә кирәк

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында узган эш киңәшмәсендә ведомство җитәкчесе урынбасары Лилия Борисова һәм республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә утын китерү базарын легальләштерү турында сөйләште.

Дәүләт комитеты белгечләре каты ягулык сатып алуга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру белән таныштыру, халыкның аны сатып алу шартлары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен өйрәнү максатыннан республиканың 9 районында гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрде.

Күчмә кабул итү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр утынны күпчелек шәхси хуҗалыклардан сатып ала. Моның сәбәбе каты ягулыкны билгеләнгән тарифлар буенча сатып алу хокукы турында белеп җиткермәү генә түгел, ә "Урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениесендә утын сату хезмәтләренә агачны кисү, утын итеп яру, транспорт белән китерү хезмәтләренең кертелмәве дә.

Шул ук вакытта халык инде киселгән һәм ярылган әзер утынны сатып алырга күнеккән, бу эш белән гадәттә шәхси эшкуарлар да, үзмәшгульләр дә түгел, ә "соры" схема белән эшләүчеләр шөгыльләнә.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова утын белән тәэмин итү базарын легальләштерергә, агачны кисү, утын яру һәм аны кулланучыга китерү хезмәтләрен дә кертеп, барлык муниципаль районнар өчен яңа тариф билгеләргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International