16 август көнне Мамадыш шәһәрендә ТР Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашты.
Акция аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү һәм балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итү максатында оештырылды.
Быел Мамадыш районында 445 беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр парта артына утырачак. Булачак укучыларга мәктәп кирәк-яраклары белән яңа портфельләр тапшырылды. Хәзер алар яңа ачышларга әзер.
Акциягә Мамадыш районының битараф булмаган кешеләре, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре дә кушылды.
Акция кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ведомство исеменнән аутизмнан җәфа чигүче бала тәрбияләүче гаиләгә ярдәм күрсәтте, быелның 1 сентябреннән әлеге сабый өйдә уку формасында мәктәптә белем алу серләренә төшенә башлаячак.