Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре 20 июль көнне Мамадыш районында булып, 20 нче "Питрау" фестивалендә катнашты. Традиция буенча, матур фестиваль Җөри авылының Тырлау аланында узды.
Биредә балалар мәйданчыгы эшләде, ат чабышлары, халык уеннары, милли көрәш оештырылды. Кунакларны һәм мамадышлылар өчен татар һәм рус эстрадасы артистлары чыгыш ясады. Керәшен җырларын башкару да таң калдырды. "Питрау" фестиваленең финал өлешендә фейерверк җибәрелде.