Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты "Сетевая компания" ААҖ дәлилләре белән килешмәде

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Кичә Александр Штром Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов җитәкчелегендә "Сетевая компания" ААҖнең 2020-2024 елларга инвестиция программасы проектын карауга багышланган киңәшмәдә катнашты.

"Сетевая компания" ААҖ объектларын модернизацияләү һәм реконструкцияләү 49 млрд. сумнан артык акча таләп итәчәк. Программа чараларын финанслау чыганаклары булып, проект нигезендә, шәхси акчалар, тоташтырган өчен түләү һәм производствоны үстерүдән кергән табыш булыр дип күздә тотыла. "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев ассызыклаганча, тарифка кертелгән инвестиция өлешеннән башка гына челтәрләрне һәм объектларны модернизацияләү һәм реконструкцияләү мәсьәләләрен хәл итеп булмаячак.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Александр Штром һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Халиков моңа ризасызлык белдерде. "Сетевая компания" ААҖ үстерү перспективаларына системалы караш булуына, предприятиенең челтәрләрен һәм объектларын реконструкцияләүгә карамастан, электр энергиясен кулланучы күзлегеннән караганда, производствоны үстерү өчен тарифка салынган табыш файдасына компания җитәкчелеге китергән аргументлар ышандырып бетерми, – дип шәрехләде Александр Штром. – Безнең максат предприятие белән кулланучыларның мәнфәгатьләре балансын саклаудан гыйбарәт. "Сетевая компания" ААҖ тәкъдим иткән нигезләүләр аңа ирешергә мөмкинлек бирми. Алар тагын да җентеклерәк булырга тиеш. Программаны гамәлгә ашыру өчен предприятиенең үз акчасы да җитәрлек".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International