Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: "Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә даими ташуларның муниципаль маршрутлары буенча пассажирларны һәм багажны гомуми файдаланудагы транспорт белән даими ташуларга чик дәрәҗә максималь тарифлар билгеләү турында" 2018 елның 29 декабрендәге 7-12/т номерлы карар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында теркәлде (теркәлү номеры – 5403, 23.01.2019) һәм 2019 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты.
Казан шәһәрендә гомуми файдаланудагы транспортта пассажирлар һәм багаж ташу тарифлары түбәндәгечә:
акчалата түләгән очракта, 1 барган өчен тариф - 27 сум;
юл бәясен озак файдаланыла торган билет (электрон транспорт картасы) белән түләгәндә, 1 бару 25 сумга төшәчәк;
100 тапкыр бару өчен озак файдаланыла торган билет сатып алган очракта, 1 бару 18 сум белән чикләнәчәк.
Законнар нигезендә тарифлар аларны рәсми бастырып чыгарган көннән соң 10 көн узгач, ягъни 3 февральдән гамәлгә керә.