Бүген Дәүләт комитеты Рәисе Александр Груничев үткәргән Дәүләт комитеты Идарәсе утырышында 2019-2021 елларга кулланучыларга «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифлар һәм 2019 елга «Газпром энерго» ҖЧҖ һәм «Челтәр компаниясе»ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә озак сроклы индивидуаль тарифларны билгеләделәр.
НДС күләме 18% тан 20% ка үзгәргәнгә күрә, 2019 елның беренче яртыеллыгына «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ тарафыннан халыкка җиткерелә торган җылылыкка тариф үсәчәк һәм аның күләме түбәндәгечә тәшкил итәчәк:
- беренче яртыеллыкка-1453,46 сум/Гкал (НДС белән), 1,7 % үсеш;
- икенче яртыеллыкка-1497,07 сум/Гкал (НДС белән), 3% үсеш.
Башка кулланучылар өчен тариф күләме түбәндәгечә билгеләнде:
беренче яртыеллыкка-1211,22 сум/Гкал (өстәлгән бәягә салымнан башка), 2018 елның II яртыеллыгына карата үсмәде;
икенче яртыеллыкка-1247,56 сум/Гкал (өстәлгән бәягә салымнан башка), 3% ка үсеш белән.
2019 елга «Газпром энерго» ҖЧҖ һәм «Сетевая компания» ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә озак сроклы индивидуаль тарифларга төзәтмәләр кертү күләме түбәндәгечә кабул ителде:
беренче яртыеллыкка: электр челтәрләрен карап тоту өчен ставка-866 450,41 сум/МВт.ай- технологик чыгым (югалтулар) өчен түләү ставкасы-25,43 сум/МВт.сәгать; бер ставкалы тариф-2,0500 сум/кВт. сәгать.
икенче яртыеллыкка – электр челтәрләрен карап тоту өчен ставка-866 450,41 сум/МВт.ай- технологик чыгым (югалтулар) өчен түләү ставкасы-27,18 сум/МВт. Сәгать; бер ставкалы тариф-2,01675 сум/кВт. сәгать.