Килештерү комиссиясе утырышында тарифларның фараз дәрәҗәләре хакында фикер алыштылар

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Бүген дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышында объектларны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру өчен түләү дәрәҗәләре, газны транспортлау өчен тарифларга махсус өстәмәләр билгеләү һәм шәһәр яны элемтәсендә пассажирлар йөртүгә тарифларның фараз дәрәҗәләре турында фикер алыштылар.

Утырыш Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром җитәкчелегендә узды. Утырышта, гадәттәгечә, Дәүләт комитеты белгечләре, иҗтимагый оешмалар, гариза бирүчеләр һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты.

Беренче булып шәһәр яны элемтәсендә пассажирлар йөртүгә тарифларның фараз дәрәҗәсе турында фикер алыштылар. Республиканың кайбер муниципаль берәмлекләрендә шәһәр яны элемтәсендә пассажирлар ташу яңадан торгызыла яки беренче тапкыр оештырыла. Элеге эшчәнлек дәүләт тарафыннан җайга салынганга күрә, муниципалитетлар расланган тарифтан башка пассажир ташучылар белән килешүләр төзи алмыйлар. Дәүләт комитеты шәһәр яны элемтәсендә пассажирлар йөртүгә чик максималь тарифларны 2,0 сум/пасс.- км. күләмендә билгеләргә тәкъдим итә. 

ТР Транспорт министрлыгы вәкилләре һәм Килештерү комиссиясе әгъзалары Дәүләт комитеты тәкъдим иткән тариф дәрәҗәсе белән килештеләр.

Икенче булып Газпром трансгаз Казан ҖЧҖнең газ бүлү челтәрләре буенча газны транспортлау хезмәтләре өчен тарифларга махсус өстәмә түләү күләме турында фикер алыштылар. Махсус өстәмәләр Татарстан Республикасын 2019 елга билгеләнгән газлаштыру программасын финанслау өчен билгеләнә. Дәүләт комитеты 2019 елның 1 яртыеллыгына махсус өстәмәләр күләмен 2018 елның 2 яртыеллыгына билгеләнгән күләмдә - 1000 куб. метр өчен 59,34 сум итеп калдырырга тәкъдим итә. РФ Икътисади үсеш министрлыгы кичә төбәкләрнең социаль-икътисади үсеш фаразларын игълан иткәнлектән, Килештерү комиссиясе әгъзалары Идарә утырышына кадәр мәсьәләне яңа фаразлар күләменнән һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм газчыларның фикерен исәпкә алып эшләп бетерергә кирәк дигән карарга килделәр.

Өченче мәсьәлә - «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне яңадан карау булды. Түләү ставкасы күләме 2 873 851 сум/Гкал/сәгать күләмендә тәкъдим ителә, мөрәҗәгать итүче һәм Килештерү комиссиясе әгъзалары тәкъдим ителгән түләү дәрәҗәсен килештерделәр.

 

Бертуган Касыймовлар урамындагы «Горкино урманы» торак комплексын МУП «Водоканал» үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыру өчен түләүнең фаразланган дәрәҗәләрен карадылар. Үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен тәкъдим ителә торган түләү күләме 2 288 912,52 сум (өстәлгән бәягә салымнан башка), үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү күләме - 1 286 209,77 сум (өстәмә кыйммәткә салымнан башка) тәшкил итә.

«Камгэсэнергострой» УКС ҖЧҖ объекты - «Чаллы шәһәренең «Замелекесье» торак районының 21 нче микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре белән торак булмаган биналарны үз эченә алган торак йорт» ны «Челныводоканал» ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга һәрберсенә 12 967,00 сум күләмендә акча билгеләү тәкъдим ителә. Бу түләү кирәкле документлар һәм объектны тоташтыру буенча фактик эшләр башкаруга каралган чыгымнарны кертә.

Дәүләт комитеты "ДОМКОР" ҖЧҖ объектларын -  «Әлмәт шәһәре, Галиев урамы, 22 нче йорт адресы буенча урнашкан К/4-10 поз. газ котельнасы урнашкан янкорма кертеп төзелгән ун катлы торак йорт" һәм “Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 78 йорт адресы буенча «Алсу» микрорайонында К/1.3-2 поз. янкормада котельная һәм торак булмаган бүлмәләр кертеп төзелгән күп катлы торак йорт” - «Әлмәт-Водоканал»АҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына һәр тоташтыру өчен 7 797,83 сум (өстәлгән бәягә салымнан башка) түләргә тәкъдим итә. Тоташтыру бары тик кирәкле документларны рәсмиләштерүне һәм объектларны тоташтыруны гына таләп итә.

 

Барлык мәсьәләләр дә 5 октябрьдә узачак Дәүләт комитеты Идарәсе утырышында карап тикшерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International