Әлмәт муниципаль районында даими рәвештә пассажирлар ташу тарифлары үзгәртелде

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

3 августта Дәүләт комитетының чираттагы Идарә утырышында  Әлмәт шәһәрендә һәм Әлмәт муниципаль районында шәһәр яны арасында җәмәгать транспорты белән даими рәвештә пассажирлар йөртүнең иң чик максималь тарифлары үзгәртеленде.

Соңгы тапкыр бу тарифлар 2016 елда үзгәртелгән иде. Шул вакыттан соң ягулык-майлау материалларына тоткан чыгымнар һәм  күчмә составның, юл һәм энергохуҗалыкның эш халәтендә торгызуга тотарга кирәкле чыгымнар үсте. Тарифларның яңадан каралуы шул чыгымнарның үсүе белән бәйле.

Үзгәрешләрне куер алдыннан булган киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты вәкиле пассажирлар агымының ел саен 5%ка кимүен хәбәр итте.

Ташучы оешмалар тарифның күләмен 25 сум итеп куерга тәкъдим иткәннәр иде. Дәүләт комитеты, оешмалар керткән документларны тикшергәннән соң, Әлмәт шәһәренең муниципаль маршрутлары буенча җәмәгать транспорты белән даими рәвештә пассажирлар йөртүгә иң чик максималь тарифларын түбәндәгечә билгеләде:

1 тапкыр йөрү өчен кулдан түләү - 22 сум;

1 тапкыр йөрү өчен электрон транспорт картасы белән түләү-20 сум;

 озак файдаланудагы (50 сәфәрлек) билет белән түләү очракларында бер сәфәрлек йөрү бәясе - 15 сум.

Шәһәр яны арасында Әлмәт муниципаль районында даими рәвештә пассажирлар  ташуга иң зур чик тарифлары 2,2 сум/пасс.-км нан 2,3 сум/пасс.-км күләменә үзгәртелде. Ташучы оешмалар бу тарифны 4,02 сум/пасс.-км итеп куерга сораганнар иде.

Тарифларның кабул ителгән күләмдә үзгәртелүе ташучы оешмаларның эшчәнлегенә тоткан чыгымнарны каплап бетерә алмый. Халыкка бик авыр булмасын өчен, район бюджеты калган чыгымнарны каплауны үз өстенә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International