Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2018 елның 11 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы үтте, анда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең стажировка узучы вәкилләре катнашты. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Җирле арада һәм Зеленодольск – Карамалы Тау кичүендә тизйөрешле һәм сукуышлы судноларда елга транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга иң зур чик тарифларны билгеләү турында.

2.«Осиново инженерлык челтәрләре» акционер җәмгыяте тарафыннан җылылык энергиясен бирү буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифларны билгеләү турында.

3. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2018 елга кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифлар билгеләү турында" 2017 елның 14 декабрендәге 10-117/кс номерлы карарына кушымтага үзгәрешләр кертү хакында.

Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар, дәүләт теркәвен узганнан соң, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International