Бәйрәм көннәрендә Татарстанда шәһәряны поездлары йөрү тәртибе үзгәрәчәк. Поездлар 7 мартта – эш көне җомга, 8, 9, 10 мартта – ял көне шимбә, 11 мартта – ял көне якшәмбе һәм 12 мартта – эш көне дүшәмбе расписаниесе белән йөриячәк.
Шәһәряны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында өстәмә мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефонына шалтыратып белергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.