Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2018 елның 2 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы үтте, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. «Комплексное ЭнергоРазвитие - Генерация» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең электр энергиясен җитештерү объектларын «Электр челтәрләре компаниясе» ачык акционер җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү турында.

2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2018 елга су үткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы" акционер җәмгыятенең җылылык белән тәэмин итү системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне кушыла торган җылылык йөкләнешенең бер берәмлек куәтенә исәпләп билгеләү турында" 2017 елның 1 декабрендәге 6-182/тп номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

3. «Рэд Эпл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын - «Спартак урамы, 14 адресы буенча урнашкан торак булмаган урыннары һәм җир асты автомобиль кую урыннары булган торак йорт"ны Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү турында.

 4. «Рэд Эпл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын - «Спартак урамы, 14 адресы буенча урнашкан торак булмаган урыннары һәм җир асты автомобиль кую урыннары булган торак йорт"ны Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү турында.

5. «ЭНКА ИНШААТ ве САНАЙИ АНОНИМ ШИРКЕТИ» объектын - «Пушкин урамындагы Бизнес үзәген" Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү турында.

6. «ЭНКА ИНШААТ ве САНАЙИ АНОНИМ ШИРКЕТИ» объектын - «Пушкин урамындагы Бизнес үзәген" Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү турында.

7. «РСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен ташландык суны чыгаруга тарифлар билгеләү турында.

Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар, дәүләт теркәвен узганнан соң, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International