46-ТЭ формасы буенча белешмәләр бирү турында (файдалы җибәрү)

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республиксының Тарифлар буенча дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге барлык җайга салына торган оешмалар Росстат боерыгы белән расланган срокларда, төгәлрәк әйтсәк, хисап аеннан соңгы айның 30 числосына, хисап елыннан соң килә торган елның 1 мартына, Россиянең  ФГИС ЕИАС ФАС системасы аша 46-ТЭ формасы буенча айлык һәм еллык хисап тапшырырга тиеш, дип билгеләп үтә.

Монополиягә каршы федераль хезмәт 2018 елның гыйнварыннан "Җылылык энергиясен файдалы җибәрү (сату) турында белешмәләр" 46-ТЭ формасы (файдалы җибәрү) соратып алу формасын яңартты.

Мәгълүматны 46-ТЭ номерлы статистика кораллары буенча расланган срокларда тапшырмау, шулай ук дөрес булмаган мәгълүматны тапшыру Россия Федерациясе законнарын бозу дип санала, аны кылган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.7 статьясында җаваплылык каралган һәм, анда билгеләнгәнчә, вазыйфаи һәм юридик затларга карата гамәлдәге Россия Федерациясе законнарында каралган җаваплылык чаралары күрелергә мөмкин.

Дәүләт комитетының "46-ТЭ формасы буенча белешмәләр тапшыру турында" 2018 елның 20 февралендәге 3-20/402 номерлы мәгълүмат хаты (http://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1291327.pdf)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International