24 октябрьдә Казанның Яңа Савин районындагы йортларның кайберләрендә су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу хәл ике суүткәргечне тоташтыру эшләренә бәйле.
24 октябрьдә 9.00 сәгатьтән башлап 25 октябрьнең 9.00 сәгатенә кадәр түбәндәге адресларга су бирү туктатыла:
Адоратский ур., 12, 12 корп.1, 2, 3, 12а, в, 12/1, 12/2, 12/3, 14, 14 корп.1., 20, 22, 38а, б, в, г;
Ф.Әмирхан пр., 12, 12а, 12а корп.1., 12д, 12е, 14а, 14б;
Академик Лаврентьев ур., 3, 3а, 9, 11а, 17, 17а, в, 19.
Су тутырылган авиоцистерналар килгән заявкаларга карап урнаштырылачак, дип хәбәр итә "Водоканал" МУП матбугат хезмәте.