7 октябрьдән башлап Казанда 1 Май һәм С.Халтурин урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Юлны вакытлы ябып тору эшләре 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
1 Май урамы тулысынча ябык булачак. С.Халтурин урамы буенча хәрәкәт итү өлеше үзәккә таба ябылачак. Юлны ябу эшләре "Водоканал" МУП челтәрләрендә барлыкка килгән аварияне бетерү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең матбугат хезмәте.