Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде: 

1. "Мәләкәс аръягы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш. "Мәләкәс аръягы" районының 22 микрорайонындагы 22-08 номерлы 10 катлы торак йорт"ны "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.

2. "Мәләкәс аръягы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш. "Мәләкәс аръягы" районының 22 микрорайонындагы 22-08 номерлы 10 катлы торак йорт"ны "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең су бүлү буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.

3. "Казан сөт комбинаты" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү хакында.

4. "Су белән тәэмин итү һәм канализация үзәге" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү хакында.

5. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында "Карсар" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган кайнар суга тарифлар билгеләү хакында.

6. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында "Казан сөт комбинаты" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган кайнар суга тарифлар билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International