2021 елның 10 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга тариф карарлары проектларын карау буенча эшче комиссия утырышы булды.
Утырыш кысаларында җайга салынулы оешмалар 2022 елга су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар билгеләү өчен беренчел исәпләмәләр белән танышты.
Комиссия утырышында «Промочистка» ҖЧҖ, «Нурлат ТКХ КҖП» МУП, «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ААҖ, «Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләре» ААҖ өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларның башлангыч дәрәҗәләре турында фикер алыштылар.
«Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ, «РЖД» ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясенең Ульяновск территориаль участогы (Бөгелмә шәһәре), «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ, «Карсар» ҖЧҖ, «Тепло-Сервис» ҖЧҖ предприятиеләре җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларның башлангыч дәрәҗәләрен алды.
Беренчел исәпләмәләр тарифларны исәпләгәндә исәпкә алынган чыгымнарның нигезле һәм аларны исәпләү параметрларын билгеләүнең төгәл булуы өлешендә оешмаларның тариф тәкъдимнәренә уздырылган экспертиза нигезендә башкарылган. Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитетына үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшырачак, алар эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак.