Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тармак ветераннары янында булдылар

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты үз ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.  Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре өлкән буын вәкилләрен өйләренә барып котларга булдылар. Һәр ветеранга бүләкләр тапшырылды. 
      Вакытлыча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Александр Штром Казан шәһәренең Яңа Савин районында яшәүче 5 ветеранны котлады һәм бәйрәм табынына азык-төлек җыелмалары тапшырды. 
       Шәхси әңгәмә барышында ветераннар Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарга дәүләт ярдәме чаралары турында белделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм җентекле консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International