Груничев
Александр Станиславович
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420015, Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 66
Телефон:
+7 (843) 221-82-18
Факс:
+7 (843) 236-62-75
E-Mail:
kt@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

Груничев Александр Станиславович
1975 елның 10 декабрендә Казанда туган.

БЕЛЕМЕ:
1997 елда «менеджмент» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый;
1998 елда «Җылылык һәм газ белән тәэмин итү һәм вентиляция» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлый;
2005 елда Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад академиясен тәмамлый, «Эшлекле идарә итү остасы» белгечлеген үзләштерә;
2011 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый.

ХЕЗМӘТ ЭШЧӘНЛЕГЕ:
1997-1998 - «Кыйммәтле кәгазьләр белән эшләү дирекциясе» коммерция тәкъдиме белгече.
1998-2006 -  Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, икътисад бүлеге җитәкчесе, бюджет бүлеге җитәкчесе.
2006-2018 - Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе.
2018 елның ноябреннән бүгенге көнгә кадәр - Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе.

ДӘҮЛӘТ БҮЛӘКЛӘРЕ
Казан шәһәренең Мактау грамотасы (2003).
Татарстан Республикасының Мактау грамотасы (2003).
Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2005).
Россия Федерациясе Федераль җыены Федерация Советы рәисенең Рәхмәт хаты (2010).
«Россиянең монополиягә каршы органнарының мактаулы хезмәткәре» исеме (2011).
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2013).
Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2017).

Россия Федерациясенең 1 класслы дәүләт киңәшчесе.
Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.
Өйләнгән.

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International