Дәүләт комитеты турында

Здание Госкомитета
Дәүләт комитеты турында
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитеты (алга таба – Комитет) 2008 елның 25 январенда Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасында тарифлар буенча Комитет төзелү турында” УП-29 санлы Указы нигезендә төзелә. 2010 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 468-нче санлы карары белән Комитет Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт Комитеты итеп үзгәртелә.
 
Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт Комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) - Татарстан Республикасының башкарма хакимияте органы. Ул Татарстан Республикасы территориясендә товарга, эшкә, хезмәткә бәяләрне (тарифлар , өстәп түләүләр, өстәмә хак) дәүләт күләмендә җайга салу , шулай ук аларны законда билгеләнгәнчә куллануны контрльдә тоту буенча вәкаләтле орган булып тора.
 
Дәүләт комитеты эшчәнлеге түбәндәге норматив документлар белән алып барыла:
1.Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан республикасында тарифлар буенча Комитет төзелү турында” УП-29 санлы Указы (25.01.2008)
2. Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт Комитеты нигезләмәсен раслау турында” УП-207-нче санлы Указы (12.05.2008)
3. Министрлар Кабинетының 476-нчы санлы “Татарстан Республикасының тарифлар буенча комитеты мәсьәләләре” карары (07.07.2008)
4. Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структурасы турында” УП-254-нче санлы Указы (22.04.2010)
5. Министрлар Кабинетының 468-нче санлы “Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты мәсьәләләре” карары (15.06.2010) (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 996-нчы (06.12.2010), 1087-нче (20.12.2010), 526-нчы (29.06.2011) карарларының “Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт Комитеты нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы редакциядә)
6. Татарстан Республикасының тарифлар буенча Комитетының “Татарстан Республикасының тарифлар буенча Комитетының эш регламетнын раслау” турында” 2-Пр санлы Приказы (16.07.2008)
7. Татарстан Республикасының тарифлар буенча Комитетының “Тарифларны билгеләү эшләрен карау регламентын раслау турында” 57а санлы Приказы (21.04.2009)
 
Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт Комитеты тарифларны, бәяләрне, өстәп түләүләрне, өстәмә хакны дәүләт күләмендә җайга салуны тормышка ашыра:
Электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итүне дәүләт күләмендә җайга салу;
Газ белән тәэмин итү бәяләрен һәм тарифларын дәүләт күләмендә җайга салу;
Коммуналь комплекс оешмаларын дәүләт күләмендә җайга салу;
Транспортны дәүләт күләмендә җайга салу;
Социаль өлкәне дәүләт күләмендә җайга салу;
Урман хуҗалыгы өлкәсендә тарифларны җайга салу;
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсен дәүләт күләмендә җайга салу;
Тарифларны һәм бәяләрне дәүләт күләмендә җайга салу белән бәйле Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы кануннары белән билгеләнгән башка вәкаләтләрне тормышка ашыра;
 
 
 
Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт Комитеты үз хәбәрдарлыгында:
Татарстан Республикасы территориясендә бердәм бәяләр һәм бердәм тарифлар сәясәтен тәэмин итә;
җитештерү өлкәсендә ресурслардан нәтиҗәле файдалану технологияләрен куллануны тәэмин итәрдәй икътисади кызыксындыру чаралары булдыра;
электроэнергетика комплексы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә, аларга оптималь тарифлар булдыруда конкурент мөхит формалаштыра;
ресурслардан нәтиҗәле файдалану өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыруда катнаша;
ресурслардан нәтиҗәле файдалану эшчәнлегендә   стратегик сәясәтне билгели;
җитештерү өлкәсен һәм торак-коммуналь комплексын ресурслардан нәтиҗәле файдалану технологияләре белән   тәэмин итүдә икътисади механизмнар булдыра;
сатучыларның һәм кулланучыларның икътисади ихтыяҗлары балансын килештерү механизмнарын булдыра.
 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International