Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмалар өчен

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты шуны хәбәр итә: Россия Төзелеш министрлыгы “Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешманың инвестицион программасының тәкъдим ителә торган формасын һәм аны тутыру буенча методик рекомендацияләрне раслау турында” 13.08.2014 ел, №459/пр Россия Төзелеш министрлыгы боерыгы нигезендә, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестицион программаның һәм аны тутыру тәртибенең тәкъдим ителә торган формасын раслады.

Боерык нигезендә: 

- инвестицион программаның;

- инвестицион программа паспортының;

- программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешү күздә тотылган пландагы күрсәткечләрнең;

- үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү объектларының ышанычлылык һәм энергетик нәтиҗәлелек күрсәткечләренең;

- финанс планының;

- инвестицион программаны үтәү турында хисапның;

- үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасы объектларының ышанычлылык һәм энергетик нәтиҗәлелегенең пландагы күрсәткечләренә ирешү турында хисапның тәкъдим ителә торган формалары расланды.

Әлеге формаларны тутыру буенча методик рекомендацияләр Җылылык белән тәэмин итү турында” 27.07.2010 ел, №190 Федераль закон нигезендә инвестицион программалар эшләүче, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен алып баручы оешмаларның куллануы өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International