Хезмәттәшләр тәҗрибәсе һәрчак кызыклы: Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Чуашстаннан килгән хезмәттәшләр тәҗрибәсен өйрәнә

2020 елның 20 марты, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина, сәнәгать булмаган өлкәдә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары Ирина Козина, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары Регина Сөләйманова Чуашстан Республикасында – хезмәт командировкасында.

        Сәфәрнең максаты – Чуашстан Республикасының конкурентлы сәясәт һәм тарифлар буенча дәүләт хезмәте коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу.

       Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина Чуашстан Республикасының Конкурент сәясәт һәм тарифлар буенча дәүләт хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Надежда Колебанова белән очрашты. Татарстан белгечләре су белән тәэмин итү объектларын, шулай ук күрше республиканың каты коммуналь калдык полигоннарын карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International