"Кече шәһәрләр һәм җирлекләр өчен концессияләр" темасына түгәрәк өстәл

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

РФ ФҖ Дәүләт Думасында түгәрәк өстәл утырышы булды, анда Мнополиягә каршы федераль хезмәтнең ТКХ өлкәсендә җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Адодина катнашты.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Адонина кече шәһәрләрдә концессия килешүләрен гамәлгә ашыру проблемасын характерлады. Чишелеш юлларының берсе итеп Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте берьюлы берничә муниципаль берәмлек белән концессия килешүләре төзүдә күрә.

Кече торак пунктларда еш кына коммуналь ресурс бирелә торган су һәм җылылык белән тәэмин итү объектларының тузуы күзәтелә, ә җирле хакимиятләрнең ТКХ объектларын мөстәкыйль яңарту яки яңаларын төзү мөмкинлеге юк. Шул ук вакытта капиталь чыгымнарны тариф составына кертү аның ныклы артуына китерәчәк, моңа юл куярга ярамый.

Концессия килешүләре турындагы закон дәүләт мөлкәте хуҗасы белән шәхси инвестор арасындагы чыгымнарны бүләргә мөмкинлек бирә торган ысулларны күздә тота.

Тулырак мәгълүмат биредә: https://fas.gov.ru/news/29141

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International