Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2019 елның 6 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итү, агынты суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүматны үз вакытында ачу зарурилыгы турында искәртә.

Мәгълүмат бирүнең составы, тәртибе, сроклары һәм вакыты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең түбәндәге карарлары белән расланган Мәгълүмат ачу стандартларында билгеләнгән:

- су белән тәэмин итү һәм агынты суларны агызу өлкәсендә – "Су белән тәэмин итү һәм агынты суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында" 17.01.2013 ел, № 6;

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә – «Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында" 05.07.2013 ел, № 570;

- каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә – "Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында" 21.06.2016 ел, № 564.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1 статьясының 1 өлеше нигезендә табигый монополияләр субъектлары, каты коммуналь калдыклар белән эш итү операторлары, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча региональ операторлар, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җайга салынулы эшчәнлек турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын бозу вазыйфаи затларга – биш меңнән алып егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

Шундый ук административ хокук бозу өчен элек административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан административ хокук бозуны бер елдан өч елга кадәр квалификациядән мәхрүм итүгә сәбәп була.

Чыганак: http://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2144774.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International