Казанда "Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекне хокукый тәэмин итү" дигән семинар узачак

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 13 декабрендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә (Оренбург тракты ур., 24 йорт) "Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекне хокукый тәэмин итү" дигән семинар узачак.

Семинарда, норматив-хокукый җайга салудагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, җылылык белән тәэмин итүдә тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре каралачак. Җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыру мәсьәләләренә, килешү мөнәсәбәтләренең практик аспектларына, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә монополиягә каршы җайга салу һәм контроль мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.

Семинар спикерлары: Россия МФХ торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Цышевская Елена Витальевна һәм Россия МФХ торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җайга салу идарәсенең монополиягә каршы контроль бүлеге башлыгы Касаткина Ирина Анатольевна.

 Җентеклерәк: http://emc.fas.gov.ru/press-tsentr/novosti/4212-anons-13-dekabrya-v-kazani-projdet-seminar-pravovoe-obespechenie-deyatelnosti-v-sfere-teplosnabzheniya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International