Торак һәм коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләренең юбилейлы XV россиякүләм форумы

4 декабрь 2019 ел., чәршәмбе

Форумда тариф сәясәте мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

2019 елның 4-6 декабрендә Мәскәүдә торак һәм коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләренең юбилейлы XV россиякүләм форумы узачак

Чара торак һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшкуарлык буенча РФ ССП комитеты белән берлектә "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы тарафыннан оештырыла.

Форум уздыруның төп максаты – 2019 елда ТКХ оешмалары эшенә йомгак ясау һәм ТКХ тармагы профессионалларының квалификациясен күтәрү.

Чарада ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Хәбибуллина Лариса Васильевна катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования