Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2019 елның 22 ноябре, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе республиканың кайбер предприятиеләре өчен җылылыкка, эчәргә яраклы суга, ташландык суларны транспортлауга тарифларны карады.

Идарә утырышында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, шулай ук җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә җайга салынулы эшчәнлек алып баручы җайга салынулы оешмалар өчен 2020 елга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү һәм берьеллык тарифларны раслау турында барлыгы 38 мәсьәлә чыгарылды.

Тулаем алганда, тариф карарларының барлык проектлары да килештерү процедурасын узды, комиссия әгъзаларында җитди сораулар тумады.

Дәүләт комитеты идарәсенә карап тикшерүгә тәкъдим ителә торган тарифлардагы үзгәрешләр коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнардан алына торган, РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнүче түләүнең чик индексларыннан артмаячак. Кайбер тарифлар буенча 26,1% башлап 0,2% кадәр кимү күзәтелә.

Исегезгә төшерәбез, Килештерү комиссиясе тариф карарын кабул итү этабында ихтимал каршылыкларны бетерергә тиеш. Аның составында экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары да бар.

Тариф карары проекты ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә Килештерү комиссиясе мәсьәләсен карап тикшергәннән соң гына кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International