Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарифларны карады

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе республиканың кайбер предприятиеләре өчен җылылыкка, эчәргә яраклы суга, ташландык суларны транспортлауга тарифларны карады.

Идарә утырышына су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, шулай ук җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы җайга салынулы оешмалар өчен 2020 елга озак сроклы, шулай ук берьеллык тарифларга төзәтмәләр кертү турында 83 мәсьәлә чыгарылган иде.

Идарә утырышында 2020 елга Татарстан Республикасында торак урын һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең төбәк стандартларын билгеләделәр.

Моннан тыш, идарә 2020 елга социаль хезмәтләрне финанслауның җан башына исәпләнгән нормативлары нигезендә, шулай ук 2019 һәм 2020 елларга Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә күрсәтелә торган социаль хезмәтләргә тарифларны билгеләү турындагы мәсьәләләрне карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International