Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2019 елның 8 ноябре, җомга

8 нче ноябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе республиканың кайбер муниципаль районнарында су һәм җылылык белән тәэмин итү оешмалары өчен 2020 елга озак сроклы тарифларны карады.

Комиссия утырышына су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, шулай ук җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы җайга салынулы оешмалар өчен 2020 елга озак сроклы тарифларны килештерү һәм аларга төзәтмәләр кертү турында барлыгы 20 мәсьәлә чыгарылган иде.

Тулаем алганда, тариф карарларының барлык проектлары да килештерү процедурасын узды, комиссия әгъзаларында җитди сораулар тумады. Элек алар муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчелеге белән килештерелгән булган. Тарифларны арттыру уртача алганда 4%тан артмаячак. Кайбер муниципаль берәмлекләрдә алар агымдагы елга билгеләнгән тарифлар белән чагыштырганда кимиячәк тә.

Дәүләт комитеты идарәсенә карап тикшерүгә тәкъдим ителә торган тарифлардагы үзгәрешләр коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнардан алына торган, РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнүче түләүнең чик индексларыннан артмаячак.

Исегезгә төшерәбез, Килештерү комиссиясе тариф карарын кабул итү этабында ихтимал каршылыкларны бетерергә тиеш. Аның составында экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары да бар.

Тариф карары проекты ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә Килештерү комиссиясе мәсьәләсен карап тикшергәннән соң гына кертелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International