2020 елгы тариф кампаниясе кысаларында документларны һәм материалларны кабул итү срокларын чикләү турында

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалардан 2020 елга тариф кампаниясе кысаларында керә торган документларны һәм материалларны, федераль законнарда каралган срокларны исәпкә алып, тулы һәм төрле яклап карау максатларында, түбәндәгеләрне хәбәр итә:

тарифларны билгеләү өчен зур әһәмияткә ия булган документлар һәм материаллар карау өчен 2019 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә;

2019 елның 15 ноябреннән соң тапшырылган документлар һәм материаллар 2020 елдан соңгы җайга салу чорына карап тикшерү өчен кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International