Килештерү комиссиясе утырыш буенча алхәбәр

31 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген, 1нче ноябрьдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе җылылык, эчә торган су һәм ташландык суларны агызуга, шулай ук каты коммуналь калдыкларны күмүгә тарифларны килештерү турындагы мәсьәләләрне караячак.

Көн тәртибенә 38 сорау кертелгән, аның белән биредә танышырга була.

Исегезгә төшерәбез, Килештерү комиссиясе тариф карарын кабул итү этабында ихтимал каршылыкларны бетерергә тиеш. Аның составында экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары да бар.

Тариф карары проекты ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә Килештерү комиссиясе мәсьәләсен карап тикшергәннән соң гына кертелә.

Тарифларны билгеләү процедурасы турында элек басылган материалдан укыгыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования