Идарәнең чираттагы утырышы

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Иртәгә, 30 нчы октябрьдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе республиканың кайбер предприятиеләре өчен җылылык, эчәргә яраклы суга, ташландык суларны транспортлауга тарифларны караячак.

Көн тәртибендә 2019 елга "ГК Транзит" ҖЧҖ өчен җылылык энергиясен тапшыруга, "Теплоэнергоснабжение" ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылыкка тарифлар билгеләү, "Яңа Тура" технополисы" идарәче компаниясе" ҖЧҖ һәм "Казжилстройсервис"  өчен эчә торган суга тарифлар билгеләү мәсьәләсе каралачак.

Моннан тыш, идарә 2019 елга кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында, шулай ук 2019-2023 елларга "Никос һәм Мария" фирмасы ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм юынты суларны транспортлауга тарифларны билгеләү турында элек кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләрне дә караячак.

Көн тәртибе белән биредә танышырга мөмкин.

Башлана: 10.00 сәг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International