Азнакайда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 25 нче октябрьдә, Азнакайда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшче штабының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге оешмалар катнашында киңәйтелгән күчмә утырышы узачак.

Чара программасында Азнакайның каты коммуналь калдыклар полигонына бару, шәһәр гимназиясендә "Без планетабыз өчен җаваплы" дигән ачык экологик дәрес һәм эш штабы утырышы каралган.

Штабта каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу проблемалары буенча фикер алышу планлаштырыла. Утырышта катнашучылар калдыклар белән эш итү өлкәсендә бу территориаль схеманы актуальләштерү тәртибе, инвестицион программаларны эшләү һәм раслау, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә әлеге калдыкларны күмү объектларының техник характеристикалары һәм экологик аспектлары турындагы мәсьәләләрне караячак.

Моннан тыш, "ПЖКХ ИК" ҖЧҖ һәм "ГРИНТА" ҖЧҖ төбәк операторлары җитәкчеләре оешмаларның агымдагы елның 9 аендагы эшчәнлеге буенча хисап тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International