Гамәли вебинарга чакыру

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

"Россия экология операторы" гавами-хокук компаниясе һәм "ЖКХ Контроль" коммерциясез партнерлыгы сезне "Калдыклар белән эш итү өлкәсендәге реформа: төп аспектлары" дип аталган бушлай гамәли вебинарда катнашырга чакыра.

Вебинар барышында калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаның, төбәкләр белән эш оештыруның актуаль мәсьәләләре, төбәк операторлары эшчәнлегенә мониторинг каралачак. Моннан тыш, вебинарда катнашучылар калдыклар белән эш итүнең территориаль схемаларын тикшерү нәтиҗәләре, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең федераль схемасын формалаштыру турында да беләчәк.

Чараның спикеры булып "Россия экология операторы" ГХК генераль директоры Денис Буцаев чыгыш ясаячак.

Вебинар РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, төбәк операторлары, төбәкнең иҗтимагый палаталары әгъзалары, иҗтимагый советлар һәм идарәче компанияләр вәкилләре өчен үткәрелә. 

Трансляция 23 нче октябрьдә (чәршәмбе) Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә (GMT+3) булачак һәм аны әлеге сылтама буенча карарга була:  www.aseminar.ru/tv/23102019.

Программа – кушымтада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International