Кырымның дәүләт комитеты һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты: хезмәттәшлек турында килешү

18 октябрь 2019 ел., җомга

Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов йөкләмәсен үтәү йөзеннән Кырым Республикасы Бәяләр һәм тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Татарстанның җайга салу органыннан бу көннәрдә Ялтада уза торган тарифларны җайга салу буенча Бөтенроссия семинар – киңәшмәсе мәйданчыгында документка тариф ведомствосы җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Штром кул куйды.

Кырымның дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, килешү ведомстволар арасындагы элемтәләрне үстерүне, тарифларны җайга салу өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне, тәҗрибә һәм мәгълүмати-методик материаллар белән алмашуны күздә тота.

"Кырым Хөкүмәте вице-премьеры Юлия Жукова кушуы буенча без тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча Россиянең башка төбәкләреннән килгән коллегалар белән тәҗрибә алмашу эшен дәвам итәбез", – дип билгеләп үтте Кырым Республикасы Бәяләр һәм тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Юрий Новосад.

Ике субъектның җайга салу органнары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую Кырым Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасының алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования