Чыгымнарның эталон күрсәткечләрен кулланып, аналогларны чагыштыру ысулын тарифларны җайга салуда куллануга күчүне әзерләү эше башланды

8 октябрь 2019 ел., сишәмбе

Чаралар планын ("юл картасын") үтәү буенча эш кысаларында, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә тарифлар билгеләгәндә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары В.Л.Мутконың 2019 елның 6 августындагы 718п-П9 номерлы боерыгы белән расланган аналогларны чагыштыру ысулын куллануга күчү эше кысаларында, Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан 2019 елның 8 октябрендә югарыда күрсәтелгән җайга салу ысулын билгеләгәндә куллануга күчү мәсьәләсе буенча видеоконференцэлемтә форматында эшче төркемнең беренче утырышы үткәрелде.

Түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1) су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә тарифлар билгеләгәндә чыгымнарның эталон күрсәткечләрен кулланып аналогларны чагыштыру ысулын куллануның төп принципларын һәм тәртибен гамәлгә ашыра торган норматив хокукый акт проектын әзерләү;

2) эшчәнлекнең җайга салынулы төрләре буенча тармак үзенчәлекләрен һәм аермаларын исәпкә алучы су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның операцион чыгымнарының бердәм классификаторын эшләү һәм раслау.

Утырышта Татарстан Республикасы, Мурманск өлкәсе, Ростов өлкәсе, ХМАО – Югра, Саха (Якутия) Республикасы вәкилләре катнашты. Югарыда күрсәтелгән мәсьәләләр буенча конструктив фикер алышу булды, алар тиешле норматив хокукый актларны эшләп бетергәндә чагылыш табачак.

Эшче төркемнең киләсе утырышы "түгәрәк өстәл" форматында 2019 елның 15-17 октябрендә Ялтада "2019 елда тарифларны җайга салу һәм 2020 елга дәүләт җайга салу органнарының бурычлары" темасына россиякүләм семинар-киңәшмәсе барышында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования