Тариф кампаниясе 2020: эш башланды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

4 нче октябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда 2020 елга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү һәм яңаларын билгеләү буенча тариф чишелешләре каралды.

Килештерү комиссиясе утырышын ачып, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина озак вакытка исәпләнгән тарифларга төзәтмәләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан хупланган социаль-икътисадый үсеш фаразын исәпкә алып кертелә, дип ассызыклады.

Җайга салу органы белгечләре җылылык һәм су белән тәэмин итү предприятиеләренең чыгымнарына, аларның кирәкле тулаем кеременә, узган елда хезмәт күрсәтүләрдән алынган акчаларга анализ ясады. Күпчелек ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләр тарафыннан белдерелгән чыгымнар суммасы киметелде, күп очракта бу хәл оешмаларның табышыннан гамәлдәге тариф буенча түләү алып, алар тарафыннан файдаланылмаган акчаларны алуга бәйле.

Килештерү комиссиясе утырышында җылылык белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тариф эшләрен карап тикшерү нәтиҗәләре буенча "Казэнерго" АҖ җылылык энергиясен тапшыруга тарифларны шул ук дәрәҗәдә калдырырга тәкъдим ителде, "Коммунсервис-Актаныш" ҖБ ҖЧҖ тарифлары 2020 елның 1 июленнән башлап, якынча 0,4% ка артачак, "Саба МПП ЖКХ" АҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык бәясе – 0,9%ка, "Теплокоминвест" ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү тарифы 2,5%ка артыр дип көтелә.

"Лениногорск җылылык челтәрләре" ҖЧҖ өчен җылылык энергиясенә фаразланган тарифлар оешма тарафыннан күздә тотылган чыгымнарны нигезли торган, өстәмә документлар тапшырылганнан соң эшләнеп бетәчәк.

Моннан тыш, Килештерү комиссиясе В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ өчен 2019 елга эчәргә яраклы суга һәм Алабуга муниципаль районы "Алабуга автомобиль заводы" АҖ өчен ташландык суларны агызуга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү турындагы мәсьәләләрне карады. В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ өчен тарифлар 2020 елда үзгәрешсез кала. Ә Алабуга автозаводында күрсәтелә торган агынты су агызу хезмәте җитештерү предприятиеләренә кагыла һәм халык түләүләрендә чагылыш тапмаячак.

"Мамадыш су каналы" АҖ өчен 2020 елга эчә торган суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны үзгәртүне карау, яңа биологик чистарту корылмаларын файдалануга тапшыру белән бәйле рәвештә, 1 нче ноябрьгә кадәр кичектерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International