Яшел Үзәндә 2 нче маршрут автобусында йөрү бәясе үзгәрешсез кала

7 октябрь 2019 ел., дүшәмбе

4 нче октябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышында Яшел Үзән шәһәрендә 2 нче муниципаль маршрут буенча шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләнде.

Шәһәр җәмәгать транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү мәсьәләсе буенча гариза белән пассажирлар ташуга заказ бирүче – Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты мөрәҗәгать итте.

Әлеге маршрут автобусларында йөрү бәясе үзгәрешсез кала – 20 сум – билетны акчага сатып алган очракта, 18 сум – үзара бәйләнешсез түләү технологиясеннән файдаланып, банк карталары яки башка электрон чаралар ярдәмендә түләгәндә. 100 һәм аннан күбрәк барган өчен түли торган озак файдаланудагы билет белән түләгәндә дә юл бәясе 18 сум тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртү маршрутлары буенча даими рәвештә пассажирлар һәм багаж алып баруга җайга салынулы тарифларны билгеләү тәртибе нигезендә, тарифларны үзгәртүгә мөрәҗәгать итүче булып, дәүләт яисә муниципаль контракт төзүче Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы яки җирле үзидарә органы тора.

Нигезләнгән гаризалар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына транспорт белән ташуларны гамәлгә ашыручы оешма тарафыннан хисап елы ябылганнан соң йә 9 ай йомгаклары буенча 1 июньгә кадәр тапшырылырга мөмкин. Шул ук вакытта тарифны үзгәртү турында гариза елына бер тапкыр гына бирелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования