20 сентябрьдә ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булачак

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең булачак утырышында объектларны инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү күләмен билгеләү турындагы мәсьәләләр каралачак.

Идарә утырышы иртәгә, 20 сентябрьдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында узачак. Көн тәртибенә Чаллыдагы яңа төзелеш корылмаларын инженерлык челтәрләренә тоташтырган өчен түләү күләмен билгеләү, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә "Содружество" акционерлык җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә тарифларны билгеләү турындагы мәсьәләләр кертелгән.

Утырыш 14.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International