ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты аңлата

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

2019 елның июленнән башлап Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль транспортында һәм җир өсте шәһәр электр транспортында пассажирларны һәм багажны даими йөртү өчен җайга салынулы тарифларны билгеләү тәртибе үзгәрде.

Яңа тәртип нигезендә, тарифларны үзгәртү буенча мөрәҗәгать итүче буларак  транспорт белән ташуга заказ бирүче тора, ул ташуларны гамәлгә ашыручы оешма белән дәүләт контрактын яисә муниципаль контрактны төзегән Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органы яки җирле үзидарә органы була.

Нигезләнгән гаризалар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына транспорт белән ташуларны гамәлгә ашыручы оешма тарафыннан хисап елы йә 9 ай йомгаклары буенча 1 июньгә кадәр тапшырылырга мөмкин. Шул ук вакытта тарифны үзгәртү турында гариза елына бер тапкыр гына бирелергә мөмкин.

Исегезгә төшерик, 2019 елда пассажирларны транспорт белән ташуга тариф үзгәрде инде. Әйтик, Казанда, акчалата түләгән очракта, юл бәясе 27 сум тәшкил итә, Әлмәттә – 22 сум, Арчада – 18 сум. Пассажирлар йөртүгә гамәлдәге тарифлар белән биредә танышырга мөмкин. Тарифны яңадан арттыру турында әлегә сүз бармый, чөнки җирле үзидарә органнарыннан ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына бернинди дә гаризаның килгәне юк.

Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль транспортында һәм җир өсте шәһәр электр транспортында пассажирларны һәм багажны даими йөртү өчен җайга салынулы тарифларны билгеләү тәртибе белән биредә танышып узарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International