Фәнни-гамәли конференция

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 12-13 сентябрендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Казан ш., Оренбург тракты ур., 24 йорт адресы буенча урнашкан Уку-методика үзәгендә "Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм тәҗрибә" темасына фәнни-гамәли конференция узачак, анда Россия МФХ, тармак министрлыклары, җайга салу органнары һәм Россия Федерациясенең төбәк операторлары вәкилләре катнашачак.

Әлеге чара кысаларында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаның беренче нәтиҗәләрен һәм перспективаларын, фәнни һәм гамәли тикшеренүләрне, тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салуны, заманча технологияләр һәм практик тәҗрибә, шулай ук әлеге өлкәнең цифрлы технологияләрен карау планлаштырыла.

Программа проекты монда.

Катнашу өчен гаризалар һәм мәкалә материаллары буенча тулырак мәгълүмат биредә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International