Лариса Хәбибуллина ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнде

3 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2 сентябрьдән Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары итеп Лариса Хәбибуллина билгеләнде.

Лариса Хәбибуллина ведомствоның коммуналь өлкә оешмаларын җайга салу идарәсенә җитәкчелек итте. Идарә карамагында су белән тәэмин итү, агынты суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу бүлекләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования