ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром Мамадыш районы балаларын Белем көне белән котлады

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

1 нче сентябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром республиканың Мамадыш районында Белем көненә багышланган чараларда катнашты.

– Түбән Ушма һәм Җәнлек совхозы бистәсендә капиталь ремонттан соң ике балалар бакчасы ачылды, – дип сөйләде Александр Леонидович. – Балалар өчен менә дигән шартлар тудырылган, ремонт эшләре башыннан алып ахырына кадәр тулысынча башкарылган, барысы да вак-төяккә кадәр уйланылган.

Балалар бакчасын ачудан тыш, Александр Штром Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов белән түбән ушмалылар һәм Катмыш авыл җирлегендә яшәүчеләр белән дә аралашты. 

Александр Штром Мамадыш шәһәренең академик К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче лицеенда узган бәйрәм линейкасында да катнашты. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча лицей укучылары имтиханнарны уңышлы тапшырган, бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларында, конкурсларда, ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International