Гомуми файдаланудагы шәһәр яны тимер юл транспортында ташламалы йөрү

2 сентябрь 2019 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 28 августындагы 710 номерлы карары нигезендә ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 мартындагы 145 номерлы карарына үзгәрешләр кертелде.

Шәһәр яны элемтәсендә гомуми файдаланудагы тимер юл транспорты хезмәтләре күрсәтелгәндә гомуми белем бирү оешмаларында укучы һәм тәрбияләнүче 7 яшьтән өлкәнрәк укучыларга, һөнәри белем бирү оешмаларында һәм югары белем бирүче мәгариф оешмаларында көндезге формада белем алучы студентларга (курсантларга) социаль ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла торган аерым категория гражданнарга тарифлар буенча ташламалар бирү турындагы норматив актка үзгәрешләр тәгаенләштерелә.

Аерым алганда, яңа редакциядә 1 нче пунктның беренче абзацы бәян ителә, анда Татарстан Республикасы территориясе буенча шәһәр яны элемтәсендә гомуми файдаланудагы тимер юл транспортында хезмәтләр күрсәтүгә юл документы (билет) сатып алганда гамәлдә булган тарифлар буенча 50 процентлы ташлама каралган.

Исегезгә төшерик, гомуми файдаланудагы шәһәр яны тимер юл транспортына билет сатып алганда 50 процентлы ташлама ел саен 1 майдан 31 октябрьгә кадәр  бирелә:

- пенсияләре "Иминият пенсияләре турында", "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында" һәм "Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында" федераль законнар нигезендә билгеләнгән яки күрсәтелгән федераль законнарда каралган пенсия билгеләү шартларына туры килгән хезмәт ветераннарына, 2018 елның 31 декабренә, шулай ук башка нигезләр буенча пенсия алучы яки эше (хезмәте) өчен гомерлек акчалата түләү алучы, 60 һәм 55 яшенә җиткән (тиешенчә ир-атлар һәм хатын-кызлар) хезмәт ветераннарына;

- 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәрге чорда тылда кимендә алты ай эшләгән, моңа СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә эшләү чорын кертмичә, йә Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары яисә медальләре белән бүләкләнгән затларга;

- акланган гражданнарга;

- сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип танылган гражданнарга;

- белем бирү оешмаларында, дәвалауны, савыктыруны һәм (яки) ял иттерүне гамәлгә ашыручы оешмаларда, күрсәтелгән затларга социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешмаларда (федераль оешмалардан тыш) белем алучы ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга;

- "Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында" Татарстан Республикасы Законы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән, картлык буенча яки тиешле елларны эшләгән өчен пенсия билгеләү өчен кирәкле стажга ия булган, пенсияләре "Иминият пенсияләре турында", "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында" һәм "Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында" федераль законнар нигезендә билгеләнгән яисә, 2018 елның 31 декабренә, күрсәтелгән федераль законнарда каралган пенсия билгеләү шартларына туры килә торган затларга, шулай ук "Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында" Татарстан Республикасы Законы нигезендә гамәлгә куелган Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән, 60 һәм 55 яшенә җиткән (тиешенчә ир-атлар һәм хатын-кызлар), пенсияне башка нигезләрдә алучы яки эше (хезмәте) өчен гомерлек акчалата түләү алучы затларга;

Моннан тыш, ташлама алу хокукы ел саен 1 гыйнвардан 15 июньгә кадәр һәм 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр гомуми белем бирүче оешмаларда белем алучы һәм тәрбияләнүче, 7 яшьтән зуррак балаларга, һөнәри белем бирүче оешмаларда һәм югары белем бирүче мәгариф оешмаларында көндезге уку формасында белем алучы студентларга һәм укучыларга да бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования