ТКХ һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белгечләре "ТКХ ДМС" системасында эшләү тәҗрибәсен өйрәнәчәк

2019 елның 23 августы, җомга

2019 елның 25 сентябрендә Казанда идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, ресурс белән тәэмин итүче оешмалар белгечләре өчен "ТКХдагы үзгәрешләрне күзәтү. ТКХ ДМСка нәтиҗәле идарә итү! 2019 елгы новацияләрне исәпкә алып, тест мәйданчыгында "ТКХ ДМС"та практика" темасы буенча семинар узачак.

Семинарда катнашучылар торак-коммуналь өлкәне җайга салучы законнардагы үзгәрешләр турында белә, "ТКХ ДМС" системасында эшләү тәҗрибәсен өйрәнә, төрле мәсьәләләрне һәм хәлләрне хәл итү буенча шәхси консультацияләр ала алачак.

Семинарда катнашучыларның барысы да өләшү материалы һәм исемле сертификатлар алачак.

Семинар турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International