Авыл халкы өчен утын һәм күмер күпме тора һәм каты ягулыкка субсидияне ничек алырга?

2019 елның 16 августы, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты авылларда яшәүчеләргә кыш алдыннан франко-диләнке шартларында бер тыгыз кубометр өчен 316 сумнан һәм франко-склад шартларында бер тыгыз кубометр өчен 447 сумнан утын сатып алу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Күмернең бәясе – бер тоннасы өчен 2 893 сум. Барлык бәяләр дә НДС белән күрсәтелгән.

Исегезгә төшерәбез, авылларда, торак милекчеләре ширкәтләрендә, торак-төзелеш кооперативларында яки кулланучылар кооперативларында гражданнарның торакка ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен булдырылган каты ягулык бәясе Дәүләт комитетының утын өчен 07.10.2011 ел, № 9-1/нпс карары һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитетының күмер өчен 19.12.2008 ел, № 9-1/нпс карары белән билгеләнгән.

Дәүләт комитеты билгеләгән бәяләрдән гражданнар авыл советыннан, йортның квадрат метрлардагы мәйданын күрсәтеп, өйне утын яки күмер ягып җылыту турында белешмә биргәндә, каты ягулык сатып ала алалар.

Каты ягулыкка ваклап сату бәяләренең җайга салу органы тарафыннан билгеләнгән максималь дәрәҗәдә чик күләме субсидия-ташламалар күләмен билгеләгәндә дә кулланыла. Субсидия-ташламалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар бирү турында" 2006 елның 24 мартындагы 126 номерлы карарының 3.2 пункты нигезендә бирелә.

Субсидия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирү турында" 2004 елның 24 декабрендәге 564 номерлы карары белән расланган каты ягулык куллануның иң чик күләмнәре нигезендә исәпләнә. Субсидия суммасы түбәндәге күләмнәрдән чыгып билгеләнә:

- Гаиләгә елына 10 куб. м утын;

- Гаиләгә елына 2 т күмер.

Каты ягулык сатып алуга субсидия-ташламалар социаль яклау идарәсенең компенсация түләүләре буенча территориаль бүлекчәләре тарафыннан каты ягулык сатып алу һәм илтеп бирү өчен елга ике тапкырдан да артмаган счет-фактуралар күрсәткәндә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International