Югары социаль нәтиҗәгә ия Россия оешмасы

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, ел саен үткәрелә торган "Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" дигән Бөтенроссия конкурсы старт алган.

 

Конкурсның төп максаты – социаль бурычларны хәл иткәндә югары социаль нәтиҗәгә ирешкән оешмаларны ачыклау, алар тәҗрибәсен таратуны өйрәнү, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

2019 елда Конкурс 15 номинация буенча үткәрелә:

- Җитештерү өлкәсе оешмаларында эш урыннары булдырган һәм үстергән өчен;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эш урыннары булдырган һәм үстергән өчен;

- Җитештерү өлкәсе оешмаларында производство җәрәхәтләрен һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда производство җәрәхәтләрен һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен;

- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстергән өчен;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстергән өчен;

- Җитештерү өлкәсе оешмаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштырган өчен;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштырган өчен;

- Җитештерү өлкәсе оешмаларында социаль партнерлыкны үстергән өчен;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстергән өчен;

- Югары социаль нәтиҗәгә ия кече оешма;

- Территорияләрнең социаль проблемаларын хәл итүдә катнашкан һәм корпоратив хәйриячелекне үстергән өчен;

- Җитештерү өлкәсе оешмаларында гаилә бурычлары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда гаилә бурычлары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;

- Инвалидларны оешмада эшкә урнаштырган өчен;

Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу бушлай нигездә гамәлгә ашырыла.

Конкурста оешу-хокук формасына, милек формасына һәм икътисадый эшчәнлек төрләренә бәйсез рәвештә, Россия юридик затлары, шулай ук аларны барлыкка китергән юридик затлар белән килешенеп, аларның филиаллары катнаша ала.

Хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозуга бәйле суд карарлары һәм дәгъвалары булган оешмалар конкурста катнашуга рөхсәт ителми.

Конкурста катнашу өчен гаризалар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елның 10 сентябренә кадәр Конкурсны үткәрү буенча методик күрсәтмәләрдә каралган тәртиптә кабул ителә.

Конкурста катнашу шартлары һәм тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин (http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International